Зәйгә эш визиты белән Татарстан Республикасы спорт министры килде

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
Зәй муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Александрович Леонов килде. Ул район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре белән бергә спорт объектларында булды, районның спорт активы белән очрашты. Министр беренче булып "Яшьлек" боз сараенда булды. Спорт мәктәбендә спортның дүрт төре: хоккей, фигуралы шуу, гер спорты һәм нәфис гимнастика алып барыла. Владимир Александрович оешманың боз аренасын һәм тренажер залларын карады. Спорт-сәламәтләндерү комплексында Владимир Леонов капиталь ремонт барышы белән танышты. Объектта эшләр яңа уку елы башына тәмамланырга тиеш. Министрга шулай ук ябык мини-футбол манежы төзелеше буенча фаразланган урынны да күрсәттеләр. «Зәй» спорт мәктәбенең йөзү бүлеге тәрбияләнүчеләренең әти-әниләре, министрга районның спорт инфраструктурасын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләре һәм яна бассейн төзүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Министр шулай ук «Энергия» стадионында булды, аның территориясендә мини-футбол, баскетбол һәм волейбол, пляж волейболы, зур теннис өчен спорт мәйданчыклары урнашкан. Мәйданчыкларда район халкы өчен уңайлы тренировка дәресләре уза. 2019 елда стадионда «Спорт-тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында «ГТО» Бөтенроссия физкультура - спорт комплексы нормативларын үтәүгә әзерлек өчен билгеләнгән тренажерлар белән спорт мәйданчыгы төзелде. «Сәламәтлек мәктәбе» территориясендә Владимир Леоновка яңа йөзү бассейны төзелешенең фаразланган урынын күрсәттеләр. Министр «Зәй»спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күнегү дәресләрендә булды. Спортчылар министрга 1960 елдан бирле эшли торган спорт мәктәбендә ремонт эшләрен тәмамлау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.Сәфәр ахырында министр Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге спорт мәктәбендә булды.Объектны караганнан соң, ул спорт мәктәпләре тренерлары һәм хезмәткәрләре белән очрашты. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов кыскача районның спорт инфраструктурасы үсеше турында сөйләде. Владимир Леонов Зәй спортчыларының спорттагы казанышларын билгеләп үтте һәм бүгенге көндә регионда эшләп килүче спорт учреждениеләренә капиталь ремонт, универсаль спорт мәйданчыклары төзү программалары Зәй муниципаль районында уңышлы тормышка ашырыла, дип ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International