Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды
2020 елның 21 августы, җомга
Бүген Зәй муниципаль районында мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды. «Мәгариф һәм тәрбия: Зәй муниципаль районы мәгариф системасы үсешенең төп векторлары» дигән конференция эшендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы, Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Түбән Кама округы буенча Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Олег Викторович Морозов, Татарстан Республикасының мәдәният объектларын саклау комитеты рәисе Иван Николаевич Гущин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү эшчәнлеген дәүләт аккредитациясе бүлеге башлыгы Рәисә Тәлгать кызы Хисамова, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов, мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Равил кызы Печина, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Рәкыйп кызы Руденко, Совет, Башкарма комитет хезмәткәрләре, район Башкарма комитеты, оешма җитәкчеләре, педагоглар катнашты. Конференцияне ачып, җыелган педагогларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте. Районның мәгариф системасы үсеше турында төп доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Л.Р. Печина чыгыш ясады. Конференциядә шулай ук «Мәгариф үсешенең төп юнәлешләрен тормышка ашыру кысаларында белем бирүнең сыйфатын күтәрү», «Мәктәпнең тәрбия системасы – укучылар шәхесен формалаштыру һәм үстерү шарты», «Өстәмә белем бирү-мөмкинлекләр киңлеге: идеядән нәтиҗәгә кадәр", «Мәктәпкәчә белем бирү киңлегендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны комплекслы озата бару" дигән темаларга өстәмә докладлар тыңланды. Август конференциясе мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз