Зәйдә социаль объектларны капиталь ремонтлау һәм төзү район җитәкчелеге контролендә

2020 елның 22 августы, шимбә

21 август көнне Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов төзелеш баручы социаль объектларда булды һәм Төги авылы күп функцияле үзәк төзелешен, "Теремкәй" балалар бакчасын, "Зәй" спорт мәктәбен, Аксар авылы мәдәният йортын, «Спарта» яшүсмерләр клубын карады. Эшлекле сәфәрдә район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов, әлеге юнәлешне алып баручы белгечләр һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Төзелеш мәйданчыкларының һәркайсында эшләр башкарганда куркынычсызлык техникасына, аларның сыйфаты һәм үтәү срокларына, шулай ук коронавирус таралуны профилактикалау буенча киңәшләрнең үтәлешенә зур игътибар бирелде. Объектларны карау барышында җитешсезлекләр ачыкланмады, барлык эшләр дә график буенча бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International