Зәйдә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов катнашында традицион халык җыеннары башланды. Аларның беренчесе бүген, 19 августта, «Яңа шәһәр» микрорайонында район башлыгы Р.Г. Кәримов, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре катнашында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов җыенда катнашучыларга 2020 елда шәһәрнең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында сөйләде. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Петров халыкны беренче яртыеллыкта Зәй шәһәрен төзекләндерү һәм үстерү эшләренең барышы белән таныштырды. Полиция башлыгының җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча урынбасары В.В. Архипов микрорайонда оператив хәлләр турында сөйләде, гражданнарны мошенниклардан сакланырга, игътибарлы һәм уяу булырга чакырды, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрне сакларга кирәклеген искәртте. Шулай ук шәһәрдә санитар-эпидемиологик хәл һәм йогышлы авыруларны профилактикалау, халыкны вакцинацияләү мәсьәләләре дә каралды. Тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре халык сорауларына тулы җаваплар бирделәр. Җыенга Р.Г. Кәримов йомгак ясады.