Район башлыгы яшьләр активы белән очрашты

2020 елның 21 августы, җомга
Бүген Зәй шәһәренең 2 нче Яшьләр үзәгендә Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы яшьләр активы белән очрашты. Зәй яшьләренә район башлыгы белән очрашу шәһәрдә һәм районда башкарылган эшләр турында иң беренчеләрдән булып белү мөмкинлеген бирде. Разиф Галиевич очрашуда катнашучыларны территорияләрне төзекләндерү, республика программалары, авылларда урып-җыю кампаниясен гамәлгә ашыру буенча эшләрнең барышы белән таныштырды, киләчәккә планнар турында сөйләде. Зәй яшьләре белән аралашуда Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатына кандидат Олег Викторович Морозов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International