Якты Күл авыл җирлегендә халык җыены узды

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Якты Күл авыл җирлегендә халык җыены узды. Үз чыгышында Валерий Григорьевич Акатьев авыл халкын районның 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлары белән таныштырды. Якты Күл авыл җирлеге башлыгы Зиннур Заһир улы Мөхтәров 2020 елда башкарылган эшләр һәм 2021 елга бурычлар турында хисап тотты. Гражданнарның үзара салым программасы һәм республика программалары буенча башкарылган эшләр аның чыгышының төп темасы булды. Республика программалары кысаларында Якты Күл авылында 75 яктырткыч алыштырылды, «Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы урнаштырылды. Якты Күл авыл җирлеге гражданнары җыенында шулай ук район хезмәтләре вәкилләре дә катнашты. 2020 елда авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында, авыл җирлегендәге оператив хәлләр турында, районда санитария-эпидемиология торышы һәм йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары турында, торак пунктларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында чыгышлар тыңланды. Җыенга район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International