ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Зәй шикәр заводы тәүлек саен 7 982 тонна татлы тамыр эшкәртә. Бүгенге көндә биредә 234 402 тонна чөгендер эшкәртелгән, 31859 тонна шикәр комы эшләп чыгарылган.

16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе
16 сентябрьдә музей хезмәткәрләре 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4 «Б» сыйныф укучылары өчен «Табигать өчен өлкәннәр дә, балалар да җаваплы» дигән экологик уен үткәрделәр.
Бүген хакимиятнең зур залында авыл җирлекләре башлыклары, "Татэнергосбыт" АҖ хезмәткәрләре, МКУ хезмәткәрләре, "Зәй шәһәре ТКХ ИК" ҖЧҖ башлыклары һәм шәхси торак ширкәте рәисләре катнашында, Татарстанның көнчыгыш зонасында региональ оператор - «ГРИНТ» ҖЧҖ белән киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 17 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә туры эфирда АГРОВИДЕНИЕ CNHI 2020 онлайн-шоу ачылачак.

15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге юлламасы буенча, өч яшькә кадәрге баланы карау буенча декрет ялында булган 6 хатын-кыз бушлай «Визажист» һөнәренә ия булды.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 млн. сумга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Зәй районында «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалы бүлегендә, 2020 елның 11 сентябреннән 25 сентябренә кадәр ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен «Кайнар линия» оештырылды.


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

14 сентябрьдә Түбән Биш авылында яшәүче сугыш ветераны Ермолаев Лев Яковлевич 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов белән берлектә, 2020 елгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты.

Татарстан Республикасында яңа короновирус йогышы таралуны кисәтү максатларында, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге (Зәй шәһәре, Комсомольская урамы, 50 йорт), 2020 елның 17 сентябрендә 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International