Декрет ялында булган әниләр яңа һөнәр үзләштерделәр

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге юлламасы буенча, өч яшькә кадәрге баланы карау буенча декрет ялында булган 6 хатын-кыз бушлай «Визажист» һөнәренә ия булды. Укыту «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Курс 1 ай дәвам итте. Уку чорында тиренең анатомик төзелеше өйрәнелде, макияж төрләре, аны ясау технологиясе һәм серләре, шәхси үзенчәлекләр өйрәнелде. Өстәмә һөнәри әзерлек курслары узган әниләрдә бары тик уңай тәэсирләр генә калды. «Мин халык мәшгульлеге үзәгенә, декрет ялында булган әниләргә мондый уку уздырулары өчен рәхмәтлемен. Уку уңышлы узды, Наталья макияж күнекмәләренә аңлаешлы итеп өйрәтте. Визажист күнекмәләрен тормышта кулланабыз", - дип үзенең фикерләре белән уртаклашты Наталья Карасева. Уку нәтиҗәләре буенча барлык тыңлаучыларга һөнәри белем алу турында таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International