Зәй районында 90 яшьлек юбилярны котладылар

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

14 сентябрьдә Түбән Биш авылында яшәүче сугыш ветераны Ермолаев Лев Яковлевич 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин, Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насертдинов,  авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм башкалар килгән иде. Юбиляр хөрмәтенә җылы теләкләр һәм яраткан җырлар яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International