Зәйдә капиталь ремонт һәм төзелеш объектлары тикшерелде

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов белән берлектә, 2020 елгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Чарада шулай ук, подрядчы оешма һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Исемлеккә 14 объект кертелгән,  5 ишегалдында эш «Безнең ишегалды» программасы буенча, 3 йортта күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча алып барыла. Шулай ук сәфәрдә катнашучылар Зәй район үзәк хастаханәсе, физкультура - сәламәтләндерү комплексы, Эчке эшләр бүлеге һәм ведомстводан тыш сак биналарындагы ремонтны, челтәр компаниясенең төзелеш эшләрен карадылар. Соңгы объект милли программа буенча төзелә торган "Энергетик" мәдәният йорты янындагы парк булды. Барлык объектларда да район башлыгы Разиф Кәримов подрядчыларның эш сыйфатына һәм башкару  вакытына аерым игътибар итте, җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International