ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2020 ел
җомга
Бүген Зәй бала тудыру йортыннан 2020 нче елның йөзенче баласын чыгардылар. ТАССР юбилее елында Коноваловлар гаиләсендә өченче бала - көтеп алынган малай туа.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2020 елның 2 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, өлкәннәр көненә багышланган, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырыла.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССОның Зәй районындагы филиалы бүлеге тарафыннан, 2020 елның 14 сентябреннән 5 октябренә кадәр Татарстан Республикасы халкы өчен мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» оештырылды.
Бердәм белем бирү платформасы аграрийларны укыту өчен билгеләнгән. Бүген түләүсез сынау дәресләренә теркәлү ачылды. Бу хакта республика районнары белән видеоконференция режимы форматындагы киңәшмә барышында РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин хәбәр итте.
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге юнәлеше буенча 14 декрет ялында булган әниләр «Чәчтараш» программасы буенча бушлай укулар узды. Укыту «Демография» милли проекты кысаларында оештырылган иде.
Бүген Зәй муниципаль районы территориясендә этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.
Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы булды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында «Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясенең закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» РФ Икътисадый үсеш министрлыгының закон проекты нигезендә, бизнесны планлы тикшерүләргә мораторий 2021 ел азагына кадәр озайтылачак, тик озайту елына 800 млн.сумга кадәр кереме булган һәм 100 кешегә кадәр эш белән тәэмин ителгән кече оешмаларга һәм индивидуаль эшкуарларга гына кагылачак.

17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Хәзерге вакытта ЕНВД куллана торган салым түләүчеләр салым түләүнең башка режимнарына күчәргә хокуклы. Шулай итеп, юридик затлар салым салуның гомуми системасын яки Салым салуның гадиләштерелгән системасын (УСН) куллана алалар.
26 сентябрьдә 11: 00 сәгатьтә бөтен дөнья буйлап татар телендә белем бирүне тикшерү буенча "Татарча диктанты" дигән белем бирү акциясе узачак. Акциянең максаты - дөрес язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, филологларны һәм татар теле укытучыларын популярлаштыру булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International