ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2020 ел
җомга
Бүген Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре өчен Ачык ишекләр көне үткәрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Татар Балы»н тәкъдим иткән иде.
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов эш визиты белән Зәй шәһәренең «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалында булды. Разиф Галиевич теплица корылмаларында, шулай ук өй шартларында үсемлекләр (яшелчә, чәчәк, декоратив, җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары) үстергәндә тамыразыклана торган мохит буларак куллану өчен субстрат җитештерә торган яңа участокны карады.
Бүген район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов видеоконференцэлемтә режимында районда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан чаралар координацияләү буенча штабның чираттагы утырышын үткәрде.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Валерьевич Нефёдов Зәй муниципаль районының социаль өлкә учреждениеләренә даими рәвештә ярдәм итә. Аның ярдәме белән Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәр өчен инде күп төрле волонтерлык акцияләре үткәрелде.
2020 елның 23 ноябреннән 1 декабренә кадәр «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында, кече хуҗалык рәвешләрендә авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеге өлкәсендә база компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән Яшь фермер мәктәбе (алга таба – мәктәп) уздыра.
19 ноябрь көнне сугыш һәм хезмәт ветераны Фирсов Михаил Антонович үзенең туган көнен билгеләп үтте.

19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Эш бирүче көне» узды. Зәйлеләр белән очрашуга Төркиянең «ЭНКА» холдингы вәкилләре килде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында Халык тавыш бирү башлана.
Хәзерге вакытта сәламәт яшәү рәвешен алып бару файдалы гына түгел, ә кирәкле дә эш. Кешеләрнең күбесе үзләре өчен актив спорт белән шөгыльләнү һәм дөрес туклану юлын сайлый, чөнки болар барсыда сәламәтлек һәм яхшы кәефнең нигезе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International