Хәзерге вакытта сәламәт яшәү рәвешен алып бару файдалы гына түгел, ә кирәкле дә эш. Кешеләрнең күбесе үзләре өчен актив спорт белән шөгыльләнү һәм дөрес туклану юлын сайлый, чөнки болар барсыда сәламәтлек һәм яхшы кәефнең нигезе булып тора. Дөрес яшәү рәвешенә шулай ук гаиләне, балаларны да җәлеп итәргә тырышалар. Сәламәтлек - ул безгә бирелгән бүләк, шуңа күрә аны кечкенәдән үк сакларга кирәк. 19 ноябрь көнне 9 нчы мәктәптә 3 нче сыйныф укучылары өчен сәламәтлек сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвешенең төп үзенчәлекләре белән таныштылар: дөрес туклану, актив хәрәкәт, рухи сәламәтлек, яхшы кәеф турында да сөйләштеләр. Балалар белән уеннар уйнадылар, сораштыру уздырдылар, кроссворд чиштеләр, барыннан да бигрәк аларга «Шалкан» әкиятен уйнау ошады. Чара ахырында балаларга медальләр өләштеләр, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер теләделәр. "Сәламәт буласың – барысын да булдырасың", - дип халыкта юкка гына әйтмиләр.