Архив бүлегендә Ачык ишекләр көне үтте

2020 елның 20 ноябре, җомга

Бүген Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре өчен Ачык ишекләр көне үткәрде. Кунаклар өчен бина буенча экскурсия оештырылды, архив эше һәм документларны саклау мөһимлеге турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук алар архив бүлеге тарафыннан ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылган «Вакыт, вакыйгалар, затлар» күргәзмәсе белән таныштылар. Оешма вәкилләре игътибарына 2019 елда Татарстан Республикасы муниципаль архивлары алган грант ярдәме турында лекция тәкъдим ителде. Архив бүлегендә Зәй районы оешмалары белән хезмәттәшлек итү һәм аларны Татарстан Республикасы муниципаль архивларының комплектлау чыганаклары исемлегенә кертү турында килешүләр төзү эше дәвам итә. Ачык ишекләр көнендә катнашучылар мондый мөмкинлектән файдаландылар һәм кайберләре хәтта хезмәттәшлек турында килешүгә кул куярга да өлгерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International