Бүген Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Эш бирүче көне» узды. Зәйлеләр белән очрашуга Төркиянең «ЭНКА» холдингы вәкилләре килде. Эш бирүче белән беренче очрашуга барлыгы 53 кеше килгән. Һәр эш бирүче белән коронавирус йогышын профилактикалау буенча барлык таләпләрне һәм чараларны үтәү буенча әңгәмә үткәрелде, шулай ук тәкъдим ителгән вакансияләр, хезмәт хакы күләме, хезмәт шартлары һәм эш эзләүчеләргә карата таләпләр турында кирәкле мәгълүмат аңлатылды. Подрядчы оешма әлегә мәйданчыкны төзү өчен беренчел сайлап эшен башлап җибәрде, эшче көчләр 2021 елның мартыннан кирәк булачак.