Район башлыгы эш визиты белән "Завод ТЕХНО" ҖЧҖ филиалында булды

2020 елның 20 ноябре, җомга
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов эш визиты белән Зәй шәһәренең «Завод ТЕХНО» ҖЧҖ филиалында булды. Разиф Галиевич теплица корылмаларында, шулай ук өй шартларында үсемлекләр (яшелчә, чәчәк, декоратив, җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары) үстергәндә тамыразыклана торган мохит буларак куллану өчен субстрат җитештерә торган яңа участокны карады. Район башлыгы хезмәт җитештерүчәнлеген һәм предприятиедә яңа технологияләр үсешен югары бәяләде, коронавирус инфекциясе таралу шартларында Роспотребнадзор таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International