Депутат Николай Нефедов Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәргә адреслы ярдәм күрсәтте

2020 елның 20 ноябре, җомга

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Валерьевич Нефёдов Зәй муниципаль районының социаль өлкә учреждениеләренә даими рәвештә ярдәм итә. Аның ярдәме белән Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәр өчен инде күп төрле волонтерлык акцияләре үткәрелде. Чираттагы ярдәм акциясе 19 ноябрьдә узды: Николай Валерьевич “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар өчен азык-төлек җыелмалары бүлеп бирде. Николай Валерьевич билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе чорында үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә югалткан ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар аеруча авыр хәлдә калды. Аларның күбесе көндәлек кирәк-яраклар, азык-төлек һәм медикаментлар сатып алу белән кыенлыклар кичерә, чөнки һәрвакытта да моңа акча җитми. Ә ярдәм күрсәтү өчен якыннары юк. Нәкъ менә шуңа күрә аларга бу катлаулы коронавирус пандемиясе чорында ярдәм күрсәтү аеруча мөһим. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлеге Николай Валерьевичка социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга зур ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International