Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
“Россия тәмнәре”("Вкусы России") конкурсында "Татар Балы" өчен тавыш бирегез!
2020 елның 20 ноябре, җомга
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «Татар Балы»н тәкъдим иткән иде. Кыргый умарталарның бал җыюын сурәтләгән беренче рәсемнәр безнең эрага кадәр 13 мең еллар элек үк барлыкка килгән. «Татар Балы» Татарстанның барлык почмакларыннан җыела һәм татлы, тәмле, чит исләрсез һәм кабатланмас хуш исле булуы белән аерылып тора. Продукт Таможня берлегенең 2011 елның 9 декабрендәге 880 номерлы «Азык-төлек продукциясе иминлеге турында»гы Техник Регламенты белән билгеләнгән таләпләргә һәм 19792-2017 ГОСТ таләпләренә туры килә. Аның составында антибиотиклар юк. Сынау нәтиҗәләре буенча диастаз күләме 65,28 бер./Готе тәшкил итә, бу продукциянең югары сыйфатлы булуын күрсәтә. Кукмара районыннан кооператив рәисе, икенче буын умартачы Язил Муллахаҗиев туганнары һәм умартачы дуслары белән бергәләп эшләү өчен берләшергә ниятлиләр - шулай итеп “Татар Балы” җитештерү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы барлыкка килә. Яңа оешкан кооператив бал, перга, серкә, эшче кортлар, забрус җитештерә һәм сата. Кооператив әгъзаларының төп бурычы - Татарстан Республикасы территориясендә чимал буларак бал җыю. Умартачылык продуктлары сортларының төрлелегенә ирешү өчен кооперативның кайбер әгъзалары энтоморфиль культуралар кырларында күчмә эш алып баралар. Кояш баегач, бал кортлары умарта ояларына җыела һәм төнлә аларны баллы басуларга күчереп утырталар. Кояш уяна башлагач, оялардагы умарталар чыгып йөри торган тишекләрне ачалар, бал кортлары яңа урынга ияләшкәч, нектар җыю процессы башлана. Бал җыю тизлеге үсемлекләрнең чәчәк ату дәвамлылыгына, үсемлекнең баллылыгына һава торышына, якын тирәдә бал кортлары булуга бәйле. Умарталар 7 километр һәм аннан да күбрәк арага очарга мөмкин. Күчмә бал җыю белән кооперативның квалификацияле әгъзалары шөгыльләнә. Быел кооперативның барлык әгъзаларыннан 100 тоннага якын бал җыелган. Бүген «Татар Балы» төбәк бренды продукциясе бөтен Россия буенча «Бәхетле» сәүдә челтәрендә, Татарстан Республикасының «Безнең Фермер» кибетләрендә, интернет-кибеттә бар. Продукция металл капкачлар белән ябылган пыяла савытларда гына сатыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирүе оештырыла. Номинант өчен, сылтама буенча кереп, тавыш бирергә мөмкин.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ТР да 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз