Район башлыгы яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан чаралар координацияләү буенча штабның чираттагы утырышын уздырды

2020 елның 20 ноябре, җомга
Бүген район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов видеоконференцэлемтә режимында районда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан чаралар координацияләү буенча штабның чираттагы утырышын үткәрде. 20 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, районда авыруның 24 очрагы теркәлгән. РҮХнең йогышлы авырулар бүлегендә хастаханәдән тыш пневмониядән 55 кеше квалифицияле дәвалау ала. Элеккегечә, маска режимын һәм социаль дистанцияне үтәү профилактиканың иң ышанычлы чарасы булып кала бирә. Районның барлык предприятиеләрендә, оешмаларында, сәүдә нокталарында санитар һәм профилактик таләпләрнең үтәлеше күзәтелә, хезмәткәрләр шәхси саклану чаралары белән җиһазландырылган. Профилактика чараларын тикшерү максатыннан җаваплы вазыйфаи затлар катнашында рейдлар дәвам итә. Штабта шулай ук COVID-19 белән пациентларны ташламалы дару препаратлары белән тәэмин итү буенча мәгълүмат җиткерелде. Гомумән алганда, районда вәзгыять контрольдә тотыла. Зәйлеләрне дисциплинаны киметмәскә, битлек режимын һәм санитар таләпләрне катгый үтәргә чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International