ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе
Бүген Чыбыклы товарлыклы-сөтчелек комплексында 2020 елның 11 аенда Зәй муниципаль районы хуҗалыкларында терлекчелек тармагы эшчәнлеген анализлау буенча семинар-киңәшмә узды.
Ел саен 9 декабрьдә дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Традиция буенча бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә мөһим сәяси очрашулар һәм акцияләр үткәрелә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган демонстрацияләр, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар оештырыла.
9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу дата календарьда беренче тапкыр 2007 елда истәлекле көн буларак барлыкка килде. Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү өчен 9 декабрь - Россия империясендә Изге Георгий Победоносец ордены гамәлгә куелган көн сайланган иде.

8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе
Ватан Геройлары көне алдыннан С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә чара узды. «Алар турында тарихта язачаклар...» дигән очрашуга политехник көллиятнең 1 курс студентлары чакырылган иде.
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев эшмәкәрләр Иҗтимагый советы әгъзалары һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән «туры» диалог форматында очрашты.
Бүген район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов санитар режимның үтәлешен тикшерү һәм укучыларның туклануын оештыруны контрольдә тоту максатыннан, шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә булды. Эшлекле сәфәр барышында ул шәһәр прокуроры Ринат Кәримов, мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Печина, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы Ринат Насыйбуллин, район һәм шәһәр Башкарма комитетлары җитәкчеләре Эмиль Галиев, Роберт Садртдинов белән 3, 5, 1-нче номерлы мәктәпләрнең матди-техник базасы, уку бүлмәләре, мәктәп яны территориясе белән танышты.

7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе
Бүген инвалидлар декадасы кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе сәркатибе Разиф Гали улы Кәримов гражданнарны кабул итте.
1941 елның 5-6 декабрендә Көнбатыш һәм Калинин фронтлары, шулай ук Көньяк-Көнбатыш фронтының частьләре кискен һөҗүмгә күчә.
Инвалидлар декадасы кысаларында туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Тату гаилә» балалар бакчасында «Яраткан мультгеройлар» дигән викторина үткәрделәр.
«Яшьлек» клубы белгечләре һәм «Кайгырту» ирекле хәрәкәте волонтерлары «Шатлык» үзәге белән берлектә ай дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, өйләренә барып, туган көннәре белән тәбрикләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International