Зәй эшкуарлары 2020 елның 11 ае эшчәнлегенә йомгак ясадылар

2020 елның 8 декабре, сишәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев эшмәкәрләр Иҗтимагый советы әгъзалары һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән «туры» диалог форматында очрашты. Зәй муниципаль районы территориясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча 2020 елның 11 ае йомгаклары турында доклад белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Марина Захарова чыгыш ясады. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкиле итеп билгеләнгән Роман Федотов чыкты. Очрашу барышында район эшмәкәрлек җәмәгатьчелегенең аеруча актуаль проблемалары билгеләнде. Очрашу нәтиҗәләре буенча катнашучылар фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International