«Яраткан мультфильм геройлары» викторинасы

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе
Инвалидлар декадасы кысаларында туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Тату гаилә» балалар бакчасында «Яраткан мультгеройлар» дигән викторина үткәрделәр. Балалар ике командага бүленде: "Төлке" һәм "Куян малайлары". Алар бик теләп табышмакларга җавап бирделәр, әкият геройлары турында викторинада катнаштылар, рәсемле пазллар җыйдылар, мультфильмнардан музыкаль өзекләр тыңладылар. Һәр дөрес җавап өчен балалар смайлик алдылар. Җиңелүчеләр булмады - дуслык җиңде, һәр катнашучыга медаль тапшырылды. Соңыннан балалар күләгә театры башкаруында "Морозко” әкиятен карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International