Зәйдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар уза

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе
Ел саен 9 декабрьдә дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Традиция буенча бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә мөһим сәяси очрашулар һәм акцияләр үткәрелә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган демонстрацияләр, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар оештырыла. Зәй муниципаль районында, район башлыгы карары белән расланган план нигезендә, 2020 елның 30 ноябреннән 11 декабренә кадәр мәгариф оешмаларында, Зәй политехник көллиятендә, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, яшьләр эшләре идарәсендә, оешмаларда һәм предприятиеләрдә җәмәгатьчелек вәкилләре, депутатлар, хокук саклау органнарының вазыйфаи затлары һәм җирле үзидарә органнары катнашында тематик чаралар уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International