ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

12 февральдә район Башкарма комитетының мобиль төркеме, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре белән берлектә, законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеген ачыклау, шулай ук ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең пассажирлар һәм багаж ташуны ( шул исәптән таксины да кертеп), транспорт чараларында, шәхси саклану чараларын (битлек, ресиратор) йөртүчеләр һәм пассажирлар тарафыннан куллану таләпләрен үтәү буенча рейд үткәрде.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында 2020 ел йомгаклар һәм 2021 елга бурычлар буенча коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды, анда шулай ук икътисадый үсешне тәэмин итү факторлары да каралды.
Бүген «Энергетик» мәдәният йортында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Бүген Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы терроризмны һәм экстремизмны профилактикалауга зур өлеш керткән өчен һәм Россия Федерациясенең террорчылыкка каршы милли комитеты оешуга 15 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Моисеева Анна Ивановна үзенең 98 яшен билгеләп үтә. Анна Ивановна 1942 елның 12 августыннан 1945 елның 8 октябренә кадәр санитар, шәфкать туташы, хәрби вазыйфасы - кече сержант була.
“Батыр үлә, үлмәс ат алып, батырлыклар белән макталып. Исемең калсын, үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык”, - дигән Муса Җәлил. Быел бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең зур юбилеен билгеләп үтә.
Истәлекле көн алдыннан шәһәр мәдәният йортының тамаша залында «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе, 7 нче номерлы шәһәр китапханәсе, 5 нче мәктәп, әфганчылар белән берлектә, мәдәният йортының иҗат хезмәткәрләре Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 32 ел тулу уңаеннан патриотик очрашу үткәрделәр.

14
февраль, 2021 ел
якшәмбе
Зәйдә "Атказанган спорт мастеры В.А. Бекасов призы"на чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 2 туры тәмамланды.

13
февраль, 2021 ел
шимбә
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия тарафыннан оештырылган «Милли мультfest» Республика балалар кинофестиваленең зона туры уза.
Бүген Зәй муниципаль районында «Россия чаңгы юллары – 2021» ХХХІХ Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында, «Татарстан чаңгы юлы – 2021» республика массакүләм ярышлары уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International