ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2021 ел
шимбә

11-13 февральдә Казахстан Республикасында чаңгы ярышлары буенча Көнчыгыш Европа Кубогы узды. 11 февральдә «классик стиль белән спринт" та Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге мәктәп спортчысы Тимашов Антон 2 нче урынны яулады.


12
февраль, 2021 ел
җомга
Чаңгы буенча «СССРның атказанган спорт мастеры В.А. Бекасов призы» на 2 нче турның икенче ярыш көне нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар, яшүсмер кызлар, кызлар арасында эстафетада 1 нче урынны Вәлиуллина Алинә, Кощеева Анна, Вәлиәхмәтова Альбина, Үтәгәнова Анастасия составында Зәй командасы яулады;
Диспансер һәм профилактик медицина тикшерүләрен даими узу илебез халкының инвалидлыкка һәм үлемгә китерүче аеруча куркыныч авыруларының үсеш ихтималын шактый киметергә яки иң иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә.
10 февральдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды.

11 февральдә  Финляндиянең Вуокатти шәһәрендә, 2021 елгы дөнья чемпионаты кысаларында, 20-23 яшьлекләр арасында классик стиль чаңгы ярышлары узды.

«СССРның атказанган спорт мастеры В.А. Бекасов призы»на чаңгы ярышлары буенча, Татарстан Республикасы Чемпионаты 2 турының беренче ярыш көне тәмамланды.

11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе
2021нче елның 10нчы феврале көнне муниципалитет мәктәпләре базасында төп гомуми белем бирү программалары буенча, дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелү шарты буларак, белем бирү оешмаларының IX сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе үткәрелде.

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Кәримов Альберт Әнвәр улы, РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Морозов Олег Викторович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Нефедов Николай Валерьевич, Әминов Илшат Юныс улы, мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе, ТР Хөкүмәтеннән куратор Гущин Иван Николаевич һәм башка мактаулы кунаклар катнашында дүртенче чакырылыш муниципаль район Советының җиденче утырышы узды.


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе
Бүген Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Үзәк китапханәдә политехник көллият студентлары өчен «По следам оборванной нити» дип исемләнгән әдәби композиция үткәрелде. Студентлар бөек татар шагыйре иҗаты белән генә түгел, ә биографиядән кызыклы фактлар белән дә таныша, балачак турындагы хатирәләр дөньясына чума алдылар.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалы, Зәй районы һәм Зәй шәһәре халкына мәгълүмат бирү максатыннан, парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча, 2021 елның 8 февраленнән 19 февраленә кадәр «Кайнар линия» үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International