Бүген язгы каникуллар башлануга Иске Зәйнең 5 сыйныф укучылары туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән бергә янгын сүндерү хезмәте постына экскурсиягә бардылар.
22 - 24 нче мартта Казанда туган тел укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер–класслар конкурсы узды. Анда шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясеннән туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Әүхәдиева Дания Мөнзил кызы катнашып, лауреат дипломы белән бүләкләнде.