Зәйдә мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 26 марты, җомга

Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу көн саен кешеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итүче, фидакарь хезмәтләре һәм сәнгатькә тугры булулары белән тормышыбызны онытылмас тәэсирләр белән тулыландыручыларның бәйрәме.  Мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән  район башлыгы Разиф Кәримов котлады: «Зәйлеләр һәрвакыт тамашачыларны дәртле биюләр һәм җырлар белән сөендерәләр, аерым  башкаручыларыбыз белән горурланабыз, ә безнең җыр һәм бию коллективлары республикада гына түгел, чит илләрдә дә билгеле. Коллектив җитәкчеләренең хезмәт сөючәнлекләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре нәтиҗәсендә  күп кенә балаларыбыз Төркия, Болгария, Франция, Тайланд, Швейцария һәм башка илләрдә дә чыгыш ясарга өлгерде инде. Районыбыз данын яклап чыгыш ясаучы «Мирас», «Азаль», «Улыбка», «Каприз», «Магия», «Легенда», «Балачак планетасы», «Бәхет» иҗади коллективларына ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Безнең мәдәният өлкәсе үзәкләштерелгән  китапханә системасы, туган якны өйрәнү музее, балалар музыка мәктәбе, киноучреждениене үз эченә ала. Һәр хезмәткәрнең  эшчәнлеге Зәй муниципаль районы мәдәни сәясәтенең төп бурычларыннан берсе булган халкыбызның мәдәни үзенчәлекләрен, милли гореф-гадәтләрен саклау һәм пропагандалауга юнәлдерелгән. Районның мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре республика җитәкчелеге, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның да ышанычын акладылар, һәм мин сезгә алга таба да үз алдыгызга югары максатлар куеп, яңа үрләргә ирешүегезне телим !", - диде Разиф Галиевич үзенең котлау чыгышында. Чарада алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы да үтте. Район башлыгының Мактау грамоталарына «Энергетик» мәдәният йорты директоры урынбасары Искәндәрова Айгөл Элхан кызы, Имәнлебаш авылы китапханәчесе Яхина Нурфия Ризатдин кызы, Үзәк китапханә китапханәчесе - Пескова Светлана Владимировна, Үзәк китапханә бүлеге мөдире Жижикина Ираида Николаевна лаек булды. Зәй муниципаль районы мәдәният үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен, район башлыгының Рәхмәт хатлары белән «Энергетик» мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Васильева Ольга Павловна, «Энергетик» мәдәният йорты үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Кузьмина Лилия Азат кызы, «Энергетик» мәдәният йорты артист – вокалисты Минекәев Фәннур Галимҗан улы бүләкләнделәр. 6 кеше район Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары, 20 дән артык  хезмәткәр мәдәният идарәсе башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. «Мириданс» хореография ансамбле, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, Анна Козякова, Рушат Гатауллин, Александра Шишмаева, Ренат Сәлахов, «Just brass» тынлы бэнды, Роман Гайдман тамашачыларга үзләренең иң яхшы иҗади номерларын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International