ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2021 ел
сишәмбе
Шушы көннәрдә “Торак-2021” республика янгын-профилактика операциясе кысаларында “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре районның ведомствоара социаль патронажында торучы гаиләләргә ведомствоара рейд оештырдылар.
2021 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» үткәрә.
Бер көндә һәм бер вакыт эчендә: пенсия фонды, нотариус, техник инвентаризация бюросы хезмәткәрләре һәм адвокат кабул итәчәк.

22
март, 2021 ел
дүшәмбе
21 март көнне Зәй шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексында 2010-2011, 2012-2013 елларда туган малайлар һәм кызлар арасында тхэквондо буенча Зәй шәһәренең ачык турниры булып узды.

20 мартта Зәй шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексында 2008-2009 елгы, 2010-2011 елгы, 2012 елгы һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында йөзү буенча «Зәй» спорт мәктәбенең ачык беренчелеге булып узды.

19 мартта Яңа шәһәрнең урман массивында предприятие, оешма һәм учреждение командалары арасында «Сәламәтлек-2021» Спартакиадасы исәбенә чаңгы ярышлары буенча беренчелек үтте.
Агымдагы елның 11 гыйнварыннан 19 мартына кадәр сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә район территориясендә «Мобиль поликлиника» комплексы эшләде.

20
март, 2021 ел
шимбә
9 мартта 6 нчы мәктәптә кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы кысаларында, Яшьләр паркын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булып узды.

Бүген «Энергетик» мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме уза.


19
март, 2021 ел
җомга
20 мартта «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме узачак. Программада: 10:00 – "Нәүрүз мөбәрәк булсын!" бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International