Зәйдә волонтерлар өчен тренинг оештырылды

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе
23 мартта “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Profistail” волонтерлар хәрәкәте өчен коммуникатив күнекмәләр формалаштыруга, шәхси тормыш максатларын актуальләштерү һәм аларга ирешү өчен кирәкле сыйфатларны билгеләүгә юнәлдерелгән укыту тренингы үткәрелде. Чара барышында балаларга эрудициягә, тиз һәм дөрес карарлар кабул итәргә, хезмәттәшлек итәргә һәм куелган максатларга ирешергә өйрәнергә кирәк иде. Катнашучыларга волонтерлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр. Тренинг барышында волонтерлар бер-берсенә ышанырга өйрәнде, ә кайберләре хәтта үзләренең куркуларын да җиңеп чыкты. Тренинг катнашучыларда алга таба уртак эшкә уңай кәеф формалаштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International