Зәйдә "01-хезмәте" куркынычсызлык дәресе үтте

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Бүген язгы каникуллар башлануга Иске Зәйнең 5 сыйныф укучылары туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән бергә янгын сүндерү хезмәте постына экскурсиягә бардылар. Каникул көннәрендә районда балалар куркынычсызлыгына багышланган махсус чаралар даими үткәрелә. Чара барышында янгын күзәтчелегенең пост җитәкчесе Дмитрий Грушев балаларны янгын сүндерүче, коткаручы һөнәре белән таныштырып, гадәти булмаган эшләре турында сөйләде. Укучылар бу аеруча җаваплы һөнәр ияләре белән якыннан таныштылар, янгын сүндерү машинасына утырып, аларның махсус киемнәрен дә киеп карадылар, үзләрен кызыксындырган күп төрле сорауларны да бирделәр. Иң мөһиме - укучыларда йорт һәм җәмәгать милке иминлеге өчен җаваплылык хисе барлыкка китерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International