Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Профессиональ киңәшләр: Орлыкларга үсү өчен ничек көч бирергә?
2021 елның 23 марты, сишәмбе
Язгы чәчүдә игенчеләрнең төп бурычы – барлык чәчүлекләрдә сыйфатлы шытымнар алу, ә аларның торышы күбесенчә орлык материалының сыйфатына бәйле. “2021 ел уңышы өчен салынган бөртекле сабан культуралары орлыкларының чәчү сыйфатын билгеләү нәтиҗәләре буенча, начар шытмы бирә, акрын үсә торган һәм тамырны черетә торган корткычлар белән зарарланган партияләр күзәтелә”, - ди «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков. Орлыклар – тере организм, алар сулый, яши һәм хәтта авырыйлар. Алар нәрсә белән авырый һәм аларны ничек дөрес дәваларга соң? Орлыкларга фитопатологик экспертиза үткәрү орлыкларның йогышлы авырулар белән зарарлану процентын билгеләргә һәм аларны саклау тактикасын сайларга мөмкинлек бирә. Ел саен чәчелә торган бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары 95%ына кадәр тикшерелә. Хәзерге вакытта барлык район бүлекләрендә орлыкларның авырулар белән зарарланганмы-юкмы икәненә тикшерү бара. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 120 мең тоннадан артык орлыкка анализ ясалган инде. «Орлыкларга фитопатологик экспертиза нәтиҗәләре буенча, инфекцияләрнең булуын, патогеннар төрләрен исәпкә алып, безнең белгечләр иң нәтиҗәле агуларны сайлыйлар һәм киңәшләр бирәләр. Биредә үк орлыкларның шытым бирүе, үсү көче, чәчү нормасы, чәчү тирәнлеге, чәчүнең оптималь агротехник сроклары, агулау зарурлыгы билгеләнә», - дип, профессиональ серләр белән уртаклаша Виталий Новичков. Үсемлекләрнең үсү һәм шытып чыгу күрсәткечләре түбән булганда, Россия авыл хуҗалыгы үзәге чәчүлекләрне агулаганда микробиоашламалар һәм үсеш стимуляторлары өстәргә киңәш итә. Фузариоз-гельминтоспориоз черек белән зарарлану дәрәҗәсе түбән - 10% ка кадәр булганда, экологик куркынычсыз һәм икътисадый отышлы биологик препаратлар:Псевдобактерин-2, Ризоплан, Баксис, Фитоспорин һ.б. кулланырга киңәш итәбез.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
"Теремкәй" балалар бакчасы "ЭкоЯз" акциясендә катнаша!
Яз - үзгәрешләр һәм яхшы эшләр вакыты. «Теремкәй» балалар бакчасы да читтә калмаска булды һәм республика эко-марафонына кушылды! Сабыйлар өчен бу акция генә түгел, ә тулы бер маҗара.
«Чиста балалар бакчасы» экологик акциясе
"Кояшкай" балалар бакчасында «Чиста балалар бакчасы» дигән экологик акция узды.
15
апрель, 2026 ел
Космосның яңа чикләрен ачабыз
15 апрельдә Р. Ш. Фардиев исемендәге гимназиядә үзенчәлекле бер мохит хөкем сөрде. Бу көнне космоска беренче кеше очуының 65 еллыгына багышланган, "Безне берләштергән көн" дип исемләнгән танып-белүле тарихи сәгать үткәрелде.
№7 мәктәптә «Ышаныч телефоны» акциясе узды!
15 апрельдә Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәре №7 мәктәптә "Ышаныч телефоны" акциясе үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз