“Арт-терапия ысуллары куллану- психологик халәтне оптимальләштерүнең нәтиҗәле ысулы”

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Психологиядә арт-терапия - сәнгать аша дәвалау һәм коррекцияләү, эчке киеренкелекне, агрессияне, куркуны, стрессларны бетерү методикаларын өйрәнү һәм үзләштерү өчен кулланыла. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр шәхесен коррекцияләү системасында төп звеноларның берсе-эмоциональ-ихтыярый һәм танып-белү өлкәсен үстерү. Арт-терапиянең кыйммәте булып-нәтиҗә (иҗади продукт) түгел, ә катнашучының шәхесе тора. Шушы көннәрдә көндезге төркемдә йөрүче социаль хезмәтләр кабул итүчеләр арт-терапия юнәлешләренең берсе- интуитив рәсем ясау методикасы белән таныштылар. Интуитив рәсем ясау ысулының асылы шунда: баш миенең сул ярымшарлар эше вакытлыча басылуында һәм рәсем ясауда әйдәп баручы рольне бу эшчәнлек өчен яраклырак уң ярымшарларга тапшырудан гыйбарәт. Дәреснең төп максатлары һәм бурычлары: когнитив функцияләрне һәм уйлап чыгару сәләтен үстерү, үз-үзеңә бәяне арттыру, киеренкелекне бетерү, иҗади сәләтләрен ачу. Иҗади эшчәнлек барышында кан йөреше яхшыра, гомумән, баш миенең эше яхшыра, бу баш миенең төрле өлешләре арасында яңа элемтәләр барлыкка килүгә китерә. Әлеге метод гади хәрәкәтләргә нигезләнгән. Төп принцибы-“Азрак теория, күбрәк практика! ". Бары тик берничә төс кенә кулланып эшләү дә кәгазьдә бөтенләй башка төрле образлар тудырырга мөмкинлек бирә. Бу бик мавыктыргыч процесс! Дәрес барышында катнашучылар интуитив рәсем ясау техникасы, әлеге техникада төп рәсем ясау алымнары белән таныштылар, шулай ук искиткеч пейзажлар ясарга да өлгерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International