Бүген «Зәй шикәре» агрофирмасы бүлекчәләрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган график нигезендә тракторларга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздырылды. Техник карап чыгу вакытында руль идарәсенең һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзеклегенә, шиннарның торышына, агрегат номерларының бирелгән документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүен тикшерүгә, янгын сүндерү җайланмалары, медицина аптечкалары, тракторчы - машинист таныклыклары булуга аерым игътибар бирелде.