ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2021 ел
якшәмбе
Зәйдә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чаралар парадтан башланды. Аннан Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында театрлаштырылган тамаша, тантаналы митинг белән дәвам итте.
Бүген "Энергетик" Мәдәният сарае мәйданында Җиңү бәйрәме уңаеннан интерактив мәйданчыклар оештырылды: «Тынычлык күгәрчене», «Солдат блиндажы», «Җиңү рекорды» акциясе, футболкалар бизәү, георгий тасмалары ясау буенча мастер-класслар, лазертаг, тир, «Теләкләр дивары», «Застава» һәм «Боец» патриотик клубларының күрсәтмә чыгышлары, автоматларны сүтү һәм җыю кебек шөгыльләрдә үзеңне сынап карарга мөмкин булды.
Бүген “Энергия” стадионында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган спорт бәйрәме узды.
9 майда Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды, анда гомумбелем бирү мәктәпләре һәм шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре командалары көч сынашты.
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән котлыйм.

8
май, 2021 ел
шимбә
8 майда «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Бөек Җиңү көненә багышланган велоузыш оештырылды.
8 май көнне «Энергия» стадионында 15 апрельдә старт алган спорт-патриотик акциясенең финал ярышы үтте. Ул халыкны патриотик рухта тәрбияләү, Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү, Россиянең хәрби данын, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Зәй муниципаль районында җиңел атлетиканы популярлаштыру максатыннан үткәрелде.
Анда Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, район җитәкчелеге, предприятие һәм оешма коллективлары, руханилар катнашты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы якынлаша. Сугыш вакыйгалары акрынлап үткәннәргә китә, тарих битенә әйләнә. С.Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ир-атлар белән беррәттән Җиңүне якынайткан хатын-кызларга багышланган әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан 7 май көнне Мирный микрорайонында Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлары һәм балалары өчен "Җиңү өчен рәхмәт!»- дип аталган концерт оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International