Зәйдә спорт-патриотик акциясенең финал ярышы үтте

2021 елның 8 мае, шимбә
8 май көнне «Энергия» стадионында 15 апрельдә старт алган спорт-патриотик акциясенең финал ярышы үтте. Ул халыкны патриотик рухта тәрбияләү, Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү, Россиянең хәрби данын, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Зәй муниципаль районында җиңел атлетиканы популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Акциядә катнашучыларның барысы да 15 апрельдән 8 майга кадәр 76 км. ара үттеләр, узышлар вакытын һәм маршрутны үзләре билгеләделәр һәм сайлап алдылар, ә дистанцияләрне стартта бирелгән сертификатта теркәделәр. Катнашучыларны Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вице-президенты, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе җыелма командасы баш тренеры Галиев Эдуард Шәйхнур улы сәламләде. Финал йөгерешендә 76 кеше катнашты. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International