Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды
2021 елның 9 мае, якшәмбе
Зәйдә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чаралар парадтан башланды. Аннан Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында театрлаштырылган тамаша, тантаналы митинг белән дәвам итте. “Барыгызны да Җиңү көненә багышланган тантаналы митингта күрүемә мин бик шат. Күңелләрдә тирән эз калдырган, тормышка яңача карарга, хаталарны танырга мәҗбүр иткән ачы сынау аша үтәргә туры килде, шул ук вакытта бу сынау безне зирәклек һәм ихтыяр көче белән бүләкләде. Район ныклыкка сынау буларак ташланган бу чакыруны җиңеп чыкты, килеп туган мәсьәләне тиз арада хәл итү безнең өчен намус эше иде. Бүген мин бу трибунадан горурлык белән әйтәм, безгә тыныч тормыш бүләк итү өчен сугышкан ветераннарыбыз, һәлак булган якташларыбыз һәм тыл батырлары, үз хезмәтләре белән Җиңү көнен якынайткан фидакарь хезмәтчәннәребез алдында кызарырга туры килмәде! Бөек Ватан сугышы елларында Зәй җиреннән фронтка 11600 кеше киткән, шулардан 7410 якташыбыз туган ягына кабат әйләнеп кайтмаган. Бүген районда 8 сугыш ветераны, 3 концлагерь тоткыны, 434 тыл һәм хезмәт ветераны яши. Алар барысы да Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калу өчен фидакарьләрчә көрәшкәннәр, күпмилләтле илебезнең иминлеге һәм бәхетле киләчәгенә нигез салганнар. Бөек Ватан сугышы елларында әти-бабайларыбызның батырлыгы һәм ныклыгы аркасында без менә 76 ел инде тыныч тормышта яшибез. Бу бәяләп бетергесез байлыкны саклау һәм туган районның, республиканың, илнең чәчәк атуы хакына бергәләп эшләү - барлык буыннар өчен дә мөһим бурыч. Без җиңү китерүче буынның үлемсез батырлыгына лаек булырга тырышабыз, алар безгә васыять иткән әхлакый ориентирларга тигезләнәбез. Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Тыныч күк йөзе, матур тормыш бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!” - Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов ветераннарга һәм зәйлеләргә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның мөрәҗәгатен зәйлеләргә Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Гущин Иван Николаевич җиткерде. Аннан котлау өчен сүз Зәй шәһәре хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗановка, район ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллинга, район студентлар отряды штабы командиры Данил Багуринга бирелде. Зәйлеләр Ватаныбыз азатлыгы өчен башларын салган солдатларны бер минут тынлык белән искә алды. Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр, гирляндалар салынды. Көн дәвамында күп төрле чаралар узды. Җиңү көне бәйрәм салюты белән тәмамланды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
Зәйдә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узды
17 апрельдә Зәй районы мәшгульлек үзәгендә "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты". Быел чара инде өченче тапкыр узды, һәм аның төбәк этабы бөтен Россия буенча ике меңнән артык мәйданчыкны колачлады.
Көрәш буенча Россия чемпионаты узды
2026 елның 16-19 апрелендә Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда көрәш буенча Россия чемпионаты узды.
Зәйлеләр җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада катнашты
18 апрельдә Казанның «Корстон» кунакханә комплексында Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды
16-19 апрель көннәрендә Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында 18 яшькә кадәрге (2010-2011 еллар) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз