"Энергетик" Мәдәният сарае мәйданында Җиңү бәйрәме уңаеннан интерактив мәйданчыклар оештырылды

2021 елның 9 мае, якшәмбе
Бүген "Энергетик" Мәдәният сарае мәйданында Җиңү бәйрәме уңаеннан интерактив мәйданчыклар оештырылды: «Тынычлык күгәрчене», «Солдат блиндажы», «Җиңү рекорды» акциясе, футболкалар бизәү, георгий тасмалары ясау буенча мастер-класслар, лазертаг, тир, «Теләкләр дивары», «Застава» һәм «Боец» патриотик клубларының күрсәтмә чыгышлары, автоматларны сүтү һәм җыю кебек шөгыльләрдә үзеңне сынап карарга мөмкин булды. Шулай ук "Гвардия" эзләнү клубы "Хәтер вахтасы" экспедициясе вакытында табылган әйберләрдән күргәзмә оештырды. Катнашкан соңгы экспедициядән безнең эзләнүчеләр 8 майда кайттылар, алар 38 сугышчының сөякләрен, әйберләрен тапканнар. Район башлыгы Разиф Кәримов намуслы хезмәте һәм патриотик тәрбия бирү эшенә керткән өлеше, гомумкешелек кыйммәтләре турында яшьләрдә күзаллаулар формалаштыруы һәм Волгоград өлкәсе территориясендә "Хәтер вахтасы - 2021" акциясендә актив катнашканы өчен "Гвардия" эзләнү отрядын Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International