Зәйдә велосипедларда узыш күңелле итеп оештырылды

2021 елның 8 мае, шимбә
8 майда «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Бөек Җиңү көненә багышланган велоузыш оештырылды. Узышлар башланыр алдыннан "Кайгырту" иреклеләр хәрәкәте әгъзалары Георгий тасмалары тараттылар. Велосипедчылар алдында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков һәм муниципаль район Советы депутаты, шәһәрнең Мактаулы гражданины Эдуард Галиев чыгыш ясадылар. Велоузыш "Энергетик" Мәдәният сарае мәйданыннан башланып, Энергетиклар, Нефтьчеләр, Ленин, Никифоров һәм Рафиков урамнары буйлап дәвам итте һәм Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында тәмамланды. Традицион бәйрәм чарасына шәһәр һәм район халкы теләп кушыла. Быелгы узышта шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмаларыннан 450 дән артык кеше катнашты. Соңыннан флешмоб оештырылды: һавага йөзләгән кара һәм кызгылт сары төстәге шарлар җибәрелде. Төсләр очраклы гына сайланмады, алар җиңү символы - Георгий тасмаларын чагылдырды. Барлык катнашучылар ярышлардан уңай тәэсирләр алдылар һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International