Зәйдә "Җиңү өчен рәхмәт!»- дип аталган концерт оештырылды

2021 елның 8 мае, шимбә
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан 7 май көнне Мирный микрорайонында Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлары һәм балалары өчен "Җиңү өчен рәхмәт!»- дип аталган концерт оештырылды. Мирный бистәсе шәһәр мәдәният йорты иҗат хезмәткәрләре Тамара Михайловна Проснева, Анна Николаевна Хорват, Валентина Ивановна Филиппова һәм Рауза Мәҗит кызы Сатретдинова янында булдылар( аңа 10 майда 90 яшь тула), юбилее белән дә котладылар Аларга сугыш елларында күпьеллык һәм бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек теләделәр, ветераннарның яраткан җырларын башкардылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International