"Сезнең өчен һәрвакыт безнең ишекләр ачык" экскурсиясе

2021 елның 27 июле, сишәмбе
Бүген С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә «Шатлык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен экскурсия оештырылды. Башта кунакларга китапханәнең барлыкка килү тарихы, быел Зәй халык китапханәсенә 125 ел тулу турында сөйләделәр. Экскурсиядә катнашучылар абонемент залын һәм уку залын карадылар, китап фонды, гамәлдәге күргәзмәләр белән таныштылар . Сәнгать секторы китапханәчесе кунакларны Зәй осталарының эшләре белән таныштырды. Күргәзмәләрдә декоратив-гамәли сәнгать остасы, агачтан уеп сыннар ясаучы Равил Әхәтовның эшләре белән таныштылар. Серебрякова Надежда Сергеевнаның, шулай ук агачтан уючы Болтунов Вячеславның картиналарыннан күргәзмә кунакларда зур кызыксыну уятты. Чара кунаклары безнең осталарның эшләрен соклану белән карадылар, сораулар бирделәр. Очрашу дустанә мөнәсәбәттә узды, катнашучылар бай файдалы мәгълүмат алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International