ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2021 ел
сишәмбе
15-16 октябрьдә Түбән Кама шәһәренең халык иҗаты йортында «Наше время-безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этабы узды. Чарада республиканың 10 районыннан 270ләп кеше катнашты. Зәй муниципаль районы данын Башкарма комитет командасы яклады. Конкурсның ике көнендә оешмаларның яшь хезмәткәрләре төрле номинацияләрдә үз осталыкларын күрсәттеләр.

18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе
Синоптиклар фаразларына караганда, бу атнада беренче кар явуы көтелә. Зәй юллары һәм ишегалларын, алдагы еллардагы кебек үк, Благострой оешмасы кардан чистартачак.

15
октябрь, 2021 ел
җомга
Бөтенроссия халык санын алу быелның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Россиянең күпчелек өлешендә уза, ә ерак һәм барып җитү кыен булган территорияләрдә халык санын алу 2021 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
14 октябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципаль берәмлекләренә мәктәп автобусларын тапшырды. Тантаналы чара «Казан» гаилә үзәге янында узды.

14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

13 октябрьдә хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә координация советы утырышы булды.


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе
2021 елның 20 октябрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
2021 елда Зәй муниципаль районында 22 гомуми белем бирү оешмасы, 21 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 4 өстәмә белем бирү оешмасы, 3 мәдәният учреждениесе мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү үтәргә тиеш.

12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе
12 октябрь көнне район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, җирле үзидарә органнары, предприятие, учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, ТИҮ рәисләре, Зәй политехник көллиятенең "Экостайл" командасы элеккеге «Яңарыш» каты көнкүреш калдыклары полигоны территориясендә нарат һәм чыршы үсентеләре утырттылар.
12 октябрьдә район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Сәфәр барышында Разиф Галиевич "Якты кондыз" балалар бакчасында, Зәй ГРЭСЫ төзелеш мәйданчыгында, 24 фатирлы йортта, төзелеп килүче футбол манежында булды.
12 октябрь көнне район Башлыгы Р.Г. Кәримов районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, белгечләре һәм зооветеринария белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International