Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау буенча "кайнар линия"

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе
2021 елның 20 октябрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә. Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның туганнары белән турыдан-туры элемтәнең төп максаты-дөрес мәгълүмат бирү. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре булачак хәрби хезмәт турында тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк. "Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71. Сез шулай ук армиягә чакыруга кагылышлы сорауларыгызны WhatsApp телефон +7 (939) 345-37-50 номеры буенча җибәрә аласыз. Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International