Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләргә мәктәп автобуслары тапшырды

2021 елның 15 октябре, җомга
14 октябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципаль берәмлекләренә мәктәп автобусларын тапшырды. Тантаналы чара «Казан» гаилә үзәге янында узды. 120 транспорт чарасының 10сы Казанга адресланган, берсен Зәй муниципаль районы алды. Алар мәктәп маршрутлары буенча торак массивларда, комплексларда һәм бистәләрдә, ягъни белем бирү оешмалары транспорт юлларыннан еракта урнашкан урыннарда йөриячәк. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, балаларны ташу, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының төп бурычларыннан берсе. «Бүген безнең республикада 810 транспорт чарасы бар, алар балаларны мәктәпкә китерүне тәэмин итә, 861 маршрут эшли. Федераль программа ярдәмендә 120 мәктәп автобусы алу мөмкинлеге бар, шуларның 70е бүген файдалануга тапшырылачак. Бу автобуслар барлык заманча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә», - диде ул Касә янында узган тантанада.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International