Зәй районы "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясендә катнашты

2021 елның 12 октябре, сишәмбе
12 октябрь көнне район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, җирле үзидарә органнары, предприятие, учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, ТИҮ рәисләре, Зәй политехник көллиятенең "Экостайл" командасы элеккеге «Яңарыш» каты көнкүреш калдыклары полигоны территориясендә нарат һәм чыршы үсентеләре утырттылар. Көзге чорда барлыгы 789 агач һәм куак утыртылган. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International