«Наше время-Безнең заман» IX ачык республика телевизион иҗат фестивале

2021 елның 19 октябре, сишәмбе
15-16 октябрьдә Түбән Кама шәһәренең халык иҗаты йортында «Наше время-безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этабы узды. Чарада республиканың 10 районыннан 270ләп кеше катнашты. Зәй муниципаль районы данын Башкарма комитет командасы яклады. Конкурсның ике көнендә оешмаларның яшь хезмәткәрләре төрле номинацияләрдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Зона этабы йомгаклары буенча безнең район командасы «Музыка» номинациясендә 1 урынны («Гармунсыз алмыйк» җыры белән), «Минута славы» - «Сокровища Татарстана» номинациясендә 2 урынны, «Хореография» номинациясендә «Отбой» биюе белән 2 урынны, «Музыка» номинациясендә «Московские окна» җыры белән 2 нче урынны, «Жырлап яшик» җыры белән 3 нче урынны алды. Нәтиҗәдә, гомумкоманда зачетында безнең команда 2 урынга чыкты. Зона этабы нәтиҗәләре буенча Зәй командасының 3 номеры аерым билгеләнде һәм Гала-концерт программасына сайланды. Зональ сайлап алу этабын уңышлы үткән конкурсантлар суперфиналда Казанда 12-13 ноябрьдә очрашачак. Гран-при ияләре һәм фестивальдә җиңүчеләр 15 ноябрьдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концертта игълан ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International