Зәйдә капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карадылар

2021 елның 12 октябре, сишәмбе
12 октябрьдә район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Сәфәр барышында Разиф Галиевич "Якты кондыз" балалар бакчасында, Зәй ГРЭСЫ төзелеш мәйданчыгында, 24 фатирлы йортта, төзелеп килүче футбол манежында булды. Район башлыгы белән бергә объектларда эшләрнең барышын һәм сыйфатын район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, аның инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Хәҗипов, подрядчы оешмалар вәкилләре бәяләде. Тикшерү барышында Разиф Галиевич подрядчы оешма җитәкчеләренең игътибарын эшләрне башкаруның сыйфатына һәм срокларына юнәлтте, аның нәтиҗәләре буенча җаваплы кешеләргә тиешле йөкләмәләр бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International