ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

3-5 мартта Казан шәһәрендә 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында «Ялкын» журналы призына Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды, анда «Зәй» спорт мәктәбе шәкерте Ибраһимов Җәмил 2006-2007 елгы егетләр арасында 1 нче урынны яулады. Тренеры Минһаҗев Айрат Рәшит улы.


5
март, 2022 ел
шимбә
Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар! Сезне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Хатын-кыз булу - югары миссия. Сез дөньяга яңа тормыш бүләк итәсез, гаилә учагын саклыйсыз, шатлык, гармония һәм тынычлык китерәсез. Сез – ирләрне төп рухландыручы көч, тугрылыклы тормыш терәге һәм аларның төп таянычы.
Бүген Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда Сармаш-Баш авылында туып-үскән якташыбыз Кашапов Акмал Кашаповичны искә алу һәм хөрмәтләү чарасы узды.

4
март, 2022 ел
җомга
3 март көнне Иске Зәй бистәсенең Яшьләр үзәгенә йөрүчеләр әниләренә бүләк ясадылар. Тиздән язның беренче, иң көтеп алынган бәйрәме - 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне җитә.
3 мартта хакимият бинасының зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э Галиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы И.Р. Гыйззәтуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Г. Гарифуллин, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
«Демография» милли проекты кысаларында Зәй шәһәрендә халыкның барлык категорияләре һәм төркемнәре өчен даими рәвештә физкультура чаралары үткәрелә.
3 март көнне һөнәри юнәлеш бирүче чаралар кысаларында Зәй ГРЭСына шәһәр мәктәпләре укучылары өчен экскурсия оештырылды.
50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнардан, 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлардан, хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлардан тыш, түбәндәге категорияләрдәге 35 яшькә кадәрге яшьләр гариза бирә ала:

3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев рәислегендә Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Координация советы утырышы узды.

Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, зооветеринария белгечләре һәм агрофирмалар белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International