Яшьләр үзәгенә йөрүчеләр әниләренә бүләкләр ясады

2022 елның 4 марты, җомга
3 март көнне Иске Зәй бистәсенең Яшьләр үзәгенә йөрүчеләр әниләренә бүләк ясадылар. Тиздән язның беренче, иң көтеп алынган бәйрәме - 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Тәҗрибәле остаз Юрий Васильевич җитәкчелегендә иҗат остаханәсендә балалар үз куллары белән чәчәк композициясе өчен 8 цифры рәвешендә оригиналь мини-вазалар ясадылар. Балалар дөньядагы иң яраткан кешеләре өчен бүләк ясый алулары белән бәхетле иде, әлеге шөгыл аларга әйтеп бетергесез шатлык китерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International