ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2022 ел
җомга

«Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» милли проекты кысаларында 2019 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агростартап» программасы эшли.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында ТР буенча Зәй районы Пенсия фонды клиент хезмәте (бүлек хокукларында) 2022 елның 1 февраленнән ана капиталының 8,6% ка индексацияләнүен хәбәр итә.
10 мартта шәһәр мәдәният йорты фойесында түгәрәкчеләр өчен «спорт сәяхәте» уен программасы булып узды.

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм чарасы уздырды.


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе
11 мартта 11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр хакимият бинасының утырышлар залында Казан районара табигать саклау прокуроры Д.А. Александровның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итүе була. Алдан язылу өчен телефон: 8(843) 590-66-36.

2022 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты Зәй муниципаль районында дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр (бәяләр, тарифлар билгеләү өлешендә) буенча гражданнарны кабул итә. Кабул итү 14.00 сәгатьтә башлана.

6-7 мартта Түбән Кама шәһәрендә «Йолдызлык» фестиваленең зона туры узды, ул Зәй, Сарман, Түбән Кама районнары яшь талантларын берләштерде.

9
март, 2022 ел
чәршәмбе
«Мәдәният» милли проекты кысаларында төзелгән Бура-Киртә мәдәният йортында Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышланган «Зәй-минем туган җирем.Туган ягым-Зәй» спектакле булды.
Зәй муниципаль районында 2 төбәк кибетендә («Чаллы икмәге», «Зәй торгы») һәм федераль челтәрнең 4 кибетендә («Пятерочка», «Магнит», «Победа», «Находка») куллану бәяләре һәм товар запаслары һәркөнне мониторинглана.
5-6 мартта Мамадыш шәһәрендә 2004-2005 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге финалы булып узды. Команда уенчысы Габдрахманов Адел ТР беренчелегенең «Иң яхшы һөҗүмчесе» дип танылды. Команданың тренеры Насыйров Андрей Вилдан улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International