Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
2022 елның 4 марты, җомга
3 мартта хакимият бинасының зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э Галиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы И.Р. Гыйззәтуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Г. Гарифуллин, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. 2022 елның гыйнвар-февраль айларында район территориясендә юллардагы хәлләр һәм аварияләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин хәбәр итте; 2022 елда мәгариф оешмаларында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча алып барылган эш турында «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Зәй филиалы башлыгы Вадим Иванов; «Татнефтедор» ҖЧҖнең Зәй АЮИ башлыгы Фидаил Хәернасов районда юлларны карап тоту буенча эшләрнең барышы турында сөйләде. Белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеге буенча кисәтү һәм үткәрелгән чаралар турында доклад белән татар гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәфисә Гатиятуллина һәм 7 нче урта мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльвира Ханнанова чыгыш ясадылар; авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау буенча алып барылган эш турында Поручиково авыл җирлеге башлыгы Петр Тимаськов сөйләде. Комиссия эше юлларны карап тотуга күзәтчелекне арттыруга, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү чараларын гамәлгә ашыруга, мәгариф учреждениеләрендә, шәһәр һәм район халкы арасында юл хәрәкәте иминлеге буенча чараларны гамәлгә ашыруны тәэмин итү буенча профилактик эш алып баруга юнәлдерелгән. Утырышка Эмиль Галиев йомгак ясады.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз